Рөстәм Миңнеханов Ататөрк мавзолеендә булды һәм хәзерге Төркия Республикасына нигез салучыга чәчәк бәйләме салды

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Төркия Республикасы эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Мостафа  Кемаль Ататөрк мавзолеендә булды һәм хәзерге Төркия Республикасына нигез салучыга чәчәк бәйләме салды.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов Мавзолейның Мактаулы кунаклары кенәгәсендә истәлекле язма калдырды һәм Мостафа  Кемаль Ататөркнең тормышына һәм сәяси эшчәнлегенә бгышланган музей экспозициясен карады.   
Ататөрк мавзолее – үз заманының күренекле архитектура иҗаты үрнәге. 750 мең  кв. метрда урнашкан мавзолей территориясе ике өлешкә бүленгән: «Барыш Паркы» һәм «Аныт Блок». Мавзолей бинасы Барыш паркы түрендә калкып тора. Дөньяның төрле почмакларыннан һәм Төркиянең төрле төбәкләреннән агач үсентеләре китерелшән. Хәзерге вакытта бу паркта 104ләп төрле агач үсә.  
Төркия Республикасына нигез салучы Мостафа Кемаль Ататөрк 1938 елның 10 ноябрендә илле җиденче яшендә вафат булган. Алты елдан соң Төркия башкаласы мавзолей корырга керешкән. Төзелеш 9 ел барган һәм 1953 елның 10 октябрендә тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International