Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Мәүлет Чавушоглуна Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлекнең агымдагы торышы буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлгән Татарстан белән Төркия арасындагы эшлекле багланышларны үстерү турында әңгәмәләребезне һәрвакыт зур канәгатьләнү белән искә алам ", - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов «Хәят» холдингы, «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы, «ERG Insaat» төзелеш компаниясе, «Төркия һава юллары» вәкилләре белән уңышлы очрашулары турында сөйләде. Ул эчтәлекле Төркия-Татарстан эшлекле форумыннан соң сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне киләчәктә дә үстерербез, дип ышанчы белдерде һәм ведомствосының барлык хезмәткәрләренә һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи һәм Төркия Республикасының башка рәсми затлары белән очрашу оештырганнары өчен рәхмәт сүзләрен тапшырырга үтенде.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Мәүлет Чавушоглуна эшендә киләчәктә дә уңышлар теләде һәм Россиягә эш сәфәре кысаларында Татарстанга килергә чакырды.