Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге рәисе Александр Сахатович Дадаев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«Сезне Татарстан Республикасындә сәламлибез, - диде Рөстәм Миңнеханов, кунакларга мөрәҗәгать итеп. – Шунысы күркәм – сез беренче даими «Казан – Ашхабад» рейсы белән килдегез, бу хакта без күптән сөйләшкән идек инде».
Татарстан Республикасы Президенты Төрекмәнстан җитәкчелегенә турыдан-туры авиарейс ачу турындагы карары өчен рәхмәт белдерде. «Минемчә, мондый авиаюллар Татарстан-Төрекмәнстан бизнесы өчен бик мөһим һәм аны активлаштырачак», - диде ул.
Искәртәбез, 2016 елның 14 декабрендә Төрекмәнстан белән Татарстан башкалалары арасында Ашхабад – Казан даими авиаюлы ачылды. Рейсларны Turkmenistan Airlines («Туркменховаёллары») авиакомпаниясе башкара. Яңа рейс, иң беренче чиратта, бизнес-структуралар өчен уңайлы, һәм бу маршрутны ачу Төрекмәнстан белән Россия эшлекле мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен стимул булачак, дип көтелә.
«Форсаттан файдаланып, безнең дустыбыз һәм хезмәттәшебез Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка ихлас ихтирамымны белдерәм, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без Төрекмәнстанда гамәлгә ашырылучы барлык проектларыбызга да сезнең яктан ярдәм тоябыз. Бу – «КАМАЗ», «Татнефть» компаниясе, һәм энергетикадагы проектлар – барысы да уңышлы эшли».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук белдергәнчә, Төрекмәнстан һәрвакыт Татарстанның стратегик партнеры булды. «Безнең халыклар – тугандаш, безнең тарихыбыз, мәдәниятебез, телләребез уртак – болар бар да безне һәрчак якынайта», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук ассызыклаганча, бүген Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне киңәйтү мөһим. Эре бизнес эшли инде, кече һәм уртак эшкуарлык өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашырырырга кирәк, дип саный ул.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, суднолар төзелеше өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк.
Тулаем алганда, нефть разведкасы һәм нефть чыгару, газ транспортлау, автомобильләр-, авиа- һәм суднолар төзелеше, энергетика, химик продукция китереп тору, фармацевтика һәм медицина, агропсәнәгать комплексы өлкәсендә безнең элемтәләрне үстерү өчен потенциал зур.