Татарстанда 846 күп фатирлы йортка капиталь ремонт тәмамланган

2016 елның 17 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 536 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн. 513 мең сумлык 497 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр төп план объектларында тәмамланган: 876 йорттан 846сы эксплуатациягә тапшырылган, Дәүләт торак күзәтчелеге  инспекциясе шуларның 581 объектын кабул итеп алган. Быелның 15 декабренә Казанда һәм Зеленодольскта 28 йортта эшләр дәвам итә әле.  

Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе 2016 елда 41 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 3 мең 690 тикшерү уздырган, аның нәтиҗәләре буенча 34 техник иминлекне бозу очрагы ачыкланган.    

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, капиталь ремонт буенча республикада гамәлгә ашырыла торган барлык 9 программа да, Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды программасы да, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча программалар да  (сыер фермаларына, машина-трактор паркларына, яшелчә саклагычларга капремонт һәм силос-сенаж траншеяләре кору) тулы күләмдә үтәлгән. 

Су саклау зоналарын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру өлешендә килешенгән күләмнәр башкарылган. Эшләр 21 объектның 19ында төгәлләнгән. Спас районында (Идел елгасы яр буйлары) һәм Казанда (Кабан күле яр буен үстерү) проектарны гамәлгә ашыру дәвам итә. Программаны үзләштерү – 97,8%. 

Парклар һәм скверлар төзү һәм аларны ремонтлау эшләре 42 объектның 40ында тәмамланып килә.

«Уңайлы мохит» программасы буенча каршылыксыз мохит кору эшләре пландагы барлык 46 социаль һәм мәгариф учреждениесендә дә гамәлгә ашырылган. 

Министр билгеләп үткәнчә, бүгенгә ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча каралган 311 торак урын республика милкенә сатып алынган, махсус фондка кертелгән һәм ятим балаларга махсуслаштырылган торак яллавы буенча бирелә.   

Киңәшмәгә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар җитәкчеләрен башкарылган төзелеш-монтаж эшләрен кабул итү турындагы актларны вакытында һәм сыйфатлы итеп тапшырырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International