Рөстәм Миңнеханов Татарстанның алкоголь базарын җайга салу мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2016 елның 17 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы алкоголь базарын җайга салу мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чарада Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов, Россия Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты директоры Алексей Сазанов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов һәм башкалар катнашты. 

Киңәшмә барышында алкоголь базары өлкәсендә хокук бозулар өчен җәзаларны ныгыту буенча төрле тәкъдимнәр яңгырады. 

Игорь Марченко билгеләп үткәнчә, ел башыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә 2,6 мең хокук бозу ачыкланган.  

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе лицензияләрсез алкоголь саткан өчен җәзаны катгыйлаштырырга тәкъдим итте, акчалата  штрафлар физик затлар өчен 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр һәм индивидуаль эшкуарлар өчен 65 меңнән 100 мең сумга кадәр.    

Шулай ук Игорь Марченко алкоголь продукциясенең һәм икеләтә  билгеләнештәге спиртлы сыеклыкларның легаль булмаган әйләнеше проблемасын да күтәрде.    

Киңәшмәдә катнашучылар республиканың кешесе аз булган торак пунктларын алкоголь продукциясе белән тәэмин итү мәсьәләсен дә карадылар.

Игорь Марченко Россия Финанс министрлыгы җитәкчелегенә алкоголь продукциясен читкә чыгып сатуны хәл итү буенча республика инициативасын хәл итүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International