Татарстан Республикасы делегациясе Кытайның Тянцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасында булды

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе бүген Кытай Халык Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Кытайның әйдәп баручы махсус икътисади зоналарының берсе Тянцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасында (TEDA) булды.

TEDA белән танышуның төп максаты – хезмәттәшлек перспективалары һәм уртак предприятие булдыру турында фикер алышу. 

Татарстан делегациясе составында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Президенты Аппаратының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев һәм “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев бар.

Татарстан Республикасы делегациясен шулай ук Россия Федерациясенең Кытайдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Денисов, Россия-Кытай инвестицион фонды генераль директордашы Ху Бин, PriceWaterhouseCoopers аудиторлык компаниясенең Россия һәм Кытай офислары идарәче партнерлары озата йөри.

Искә төшерәбез, Тянцзинь икътисади үсеш зонасы – Кытайның беренче махсус икътисади зоналарының берсе. Ул 1984 елда Тянцзинь шәһәре янында, Пекин шәһәреннән 140 км. ераклыкта Сары диңгез яры буенда оештырылган.

Бүгенге көндә TEDAда гомуми инвестиция күләме 110 млрд. доллардан артык булган 19 мең компания-резидентлар теркәлгән. Шул исәптә 53 млрд. доллар керткән 5,5 мең чит ил компанияләре. 2015 елда гына да чит ил инвестицияләренең үсеше 6,7 млрд. доллар тәшкил иткән.

 “Алабуга” МИЗ җитәкчелеге Тянцзинь икътисади үзеш зонасын Кытай компаниясе катнашында перспективалы уртак предприятиедә партнер сыйфатында карый. “Алабуга” зонасы инфраструктурасын киләчәктә үстерүгә якынча 8-10 млрд. сум инвестиция кертү мөмкинлеге бирәчәк. 

Татарстан делегациясе әгъзалары TEDA рәисе Ван Шен белән очрашты. Очрашу барышында Талия Миңнуллина Кытай зонасы җитәкчелегенә Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте. Үз чиратында, Тимур Шаһивәлиев “Алабуга” МИЗның оешу тарихы, хәзерге казанышлары һәм үсеш планнары турында җентекләбрәк сөйләде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча ике яктан да катнашучылар хезмәттәшлекне дәвам иттерү турында килештеләр - уртак эш төркеме булдырылачак, ул Кытайның Татарстанга җавап сәфәрен оештырачак.   

Очрашу азагында Татарстан делегациясе Тянцзинь зонасы компания-резидентлары вәкилләре белән очрашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International