Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия вертолетлары" холдингы генераль директоры Александр Михеев белән КВЗ үсеше мөмкинлекләре турында сөйләште

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия вертолетлары" холдингы (Ростех госкорпарациясенә керә) генераль директоры Александр Михеев белән очрашты. Мәскәүдә узган очрашуда холднигка керүче Казан вертолетлар заводы үсеше мөмкинлекләре турында сүз барды. 

Сөйләшенгән мәсьәләләр КВЗ производствосын оптимальләштерү һәм җиһазларны яңартуга карый. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Михеев заводны заказлар белән тәэмин итү турында, югары квалификацияле белгечләр белән предприятиене тәэмин итү һәм алга таба кадрларны үстерү турында сөйләштеләр. 

"Казан вертолетлар заводы" - Россиянең авиация сәнәгате һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятеләренең эреләреннән берсе. Бу әлеге тармакта вертолет техникасын җитештерүнең тулы циклын эшләнмәдән башлап серияле җитештерүгә кадәр алып баручы бердән бер предприятие, - диде очрашуда "Россия вертолетлары" холднигы генераль директоры Александр Михеев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International