Рөстәм Миңнеханов ВТБ24 банкы президенты урынбасары – идарәсе рәисе урынбасары Вячеслав Воробьев белән очрашу уздырды

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ24 банкы президенты урынбасары – идарәсе рәисе урынбасары Вячеслав Воробьев белән очрашу уздырды. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов та катнашты. 

Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы белән ВТБ24 арасында киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, кече һәм урта бизнесны үстерү һәм республика территориясендә кайбер проектлар буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелде. 

Белешмә өчен:

ВТБ 24 – банк хезмәт күрсәтүләренең Россия базарында иң эре катнашучыларның берсе. Халыкара ВТБ финанс төркеменә керә һәм физик затларга, индивидуаль эшкуарларга һәм кече бизнес предприятиеләренә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Банк челтәрен илнең 72 төбәгендә 1062 офис формалаштыра

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International