Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татфондбанк" ГАҖ клиентлары булган эшкуарларга ярдәм итү чаралары комплексын әзерләү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә берничә йөкләмә бирде. Аерым алганда, республикада гамәлгә ашырылучы кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программаларында катнашулары кысаларында.
Әлеге чаралар, беренче чиратта, республиканың кече һәм урта предприятиеләре эшен стабильләштерү һәм алга таба эшчәнлекләрен алып баруга юнәлдерелгән булачак.