Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 ел автоспорт сезонын ябуга багышланган гадәттәге тантанада катнашты. Тәмамланып килүче сезонга йомгаклар ясалды һәм иң яхшы спортчылар билгеләнде.
Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин, ТР Автомотоспорт федерациясе президенты Иван Егоров, ТР автоспорты пилотлары, ветераннары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә ассызыклаганча, Татарстанда автмобиль спорты актив рәвештә үсеп бара. Беренче чиратта ТР Президенты "КАМАЗ-Мастер" командасы казанышларын билгеләде.
"Якын арада Чаллы экипажы бик әһәмиятле ярышларда катнашачак. "Дакар-2017" һәм "Африка Эко Рейс" ралли-рейдлары. "КАМАЗ-Мастер" Россиянең спортив исемен һәм халыкара абруен халыкара узышларда яклый. Шуңа күрә без спортчыларыбызга бик зур өмет баглыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.