Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ГАҖ директорлар советы рәисе Виктор Зубков катнашында "Газпром" челтәренең алты яңа газ-мотор ягулыгы станцияләрен ачу тантанасы узды.
Чара Казанда Җиңү проспектында урнашкан АГНКС-5 тә үткәрелде. Тагын биш объект Чаллы, Лениногорск, Алабуга, Азнакай һәм Алексеевское ш.т.п. видеокүпер режимы аша ачылдылар.
"Газпром" яңа станцияләрне сафка кертеп республикадагы станцияләр челтәрен 19 га җиткерде, шул рәвешле иң эре торак пунктлар ягулык белән тәэмин ителә. Әлеге станцияләр көненә 7200 автомобильне ягулык белән тәэмин итә ала.
Сәламләү сүзендә Татарстан Президенты билгеләгәнчә, бу елда гына республикада 9 яңа газ-мотор ягулыгы станцияләре ачылды һәм бу эш дәвам итәчәк. Шул ук вакытта газ-мотор ягулыгындагы транспорты сатып алу эше дә бара, бүгенге көнгә 1000 берәмлек техника алынган.
Моннан тыш, республикада техниканы газга күчерү өчен субсидия бирү программасы гамәлдә, әлеге программадан 800 автомобиль хуҗасы файдаланды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, киләсе елда да берничә станция сафка кертеләчәк. Алар өчен җир кишәрлекләре инде бүлеп бирелгән.
Виктор Зубков сүзләренчә, быел Россиядә 35 яңа АГНКС төзелгән, тагын 4 станция төзекләндерелгән. Бу юнәлештә лидерларның берсе - Татарстан.
"Бу безнең уртак эшебез нәтиҗәсе.Татарстан Республикасы - Россиядә газ-мотор ягулыгын кулланучылар арасында алдынгысы, - диде ул. - Без бу эшне башлаганда мин нәкъ биредә әлеге программаны гамәлгә ашырырга дигән карар кылдым. Чөнки Татарстанда бөтен пилот проектларга да җитди караганнарын беләм".