2016 елның 26 декабре Россия Федерациясендә матәм көне дип игълан ителде

2016 елның 25 декабре, якшәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Краснодар краенда булган авиация һәлакәтенә бәйле рәвештә матәм игълан итү турында»гы Указга имза салды.

2016 елның 26 декабре Россия Федерациясендә матәм көне дип игълан ителә.

Указ тексты:

«2016 елның 25 декабрендә Краснодар краеның Сочи шәһәре районында Ту-154 самолётының авиация һәлакәте аркасында күп санлы корбаннар бар.

Һәлак булганнар өчен хәсрәтләнеп һәм аларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, карар бирәм:

1. 2016 елның 26 декабрен Россия Федерациясендә матәм көне дип игълан итәргә.

2. Матәм көнендә бөтен ил территориясендә Россия Федерациясе Дәүләт флагларын төшереп куярга. 

3. Матәм көнендә мәдәният учреждениеләренә һәм телерадиокомпанияләргә күңел ачу чараларын уздырмаска һәм тапшыруларын күрсәтмәскә тәкъдим итәргә. 

4. Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары белән бергә, һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча кирәкле чаралар күрергә тиеш. 

5. Әлеге Указ басылып чыккан көненнән үз көченә керә».

Төгәлрәк Россия Президентының рәсми сайтында: http://www.kremlin.ru/acts/news/53589

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International