Эрдоган:“Татарстан белән Төркиянең, бер гаилә балалары кебек, йөрәкләре бердәй тибә”

2011 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

“Төркия белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә кардәш Татарстан белән ике арадагы мөнәсәбәтләр мөһим урын тота. Ике ил арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме икътисади кризиска кадәр югары иде. 2009 елдагы авырлыклар аңа үз эзен салды. 2010 ел күрсәткечләрен әле бик уңышлы дип булмый. Без моңа карамастан, товар әйләнешен үстерергә омтылырга тиеш. 2015 елга Төркия белән Россия арасында товар әйләнеше күләмен 100 млрд. долларга җиткерү бурычы куела. Россия-Төркия сәүдә әйләнеше күләмендә Татарстан өлеше сизелерлек урын алырга тиеш”. Бүген Казан федераль университеты мөгаллимнәре һәм студентлары алдында ясаган чыгышында Төркия Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган әнә шулай дип белдерде. КФУ да узган очрашуда шулай ук Төркия рәсми делегациясе әгъзалары, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һ.б. рәсми затлар катнашты.
Эрдоган Төркиянең яңа икътисади үсеш чорына керүен искәртеп, аны дөнья икътисадының беренче унлыгына чыгару бурычы куелганлыгын искәртте. Россия белән багланышларның яңа дәрәҗәгә чыгуын ассызыклады.
Төркия Премьер-министры кардәш ике республика арасындагы икътисади хезмәттәшлектә агач, азык сәнәгате дә сизелерлек урын алырга тиешле, дип исәпли. “Без әле мөмкинлекләребезне тулысынча файдаланмыйбыз. Товар әйләнеше күләмен арттыруга ярдәм итәрлек барлык мөмкинлекләрне файдалану кирәк”, - дип ассызыклады ул. Премьер-министр шулай ук туризм өлкәсендәге хезмәттәшлекне аерым билгеләп үтте.
Төркиянең Универсиада кебек халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышларын уздыру буенча саллы тәҗрибәсе бар. Кардәш республика 2013 елда җәйге Универсиаданы кабул итәчәк Казан белән тәҗрибә уртаклашырга әзер. Рәҗәп Тайип Эрдоган Казан Универсиадасы инфраструктурасы төзелешенә төрек төзүчеләренең бик теләп өлеш кертергә әзер икәнлеген җиткерде.
Төркия белән Татарастанны икътисади-сәүдә, спорт өлкәсендәге багланышлар гына түгел, иң беренче чиратта, тел, дин, мәдәният охшашлыгы якынайта. Моны үз чыгышында Рәҗәп Тайип Эрдоган кат-кат искәртте. 1994-1999 елларда Истанбул мэры вазифасын үтәгән Эрдоган төрле мәдәниятләр очрашкан урын булган Казанны Истанбулга тиңләде. “Иделнең энҗесе булган Казан шәһәренә килүемә, кардәш халкыбыз арасында булуыма мин бик шат. 200 елдан артык тарихы булган Казан университетында чыгыш ясау аеруча дулкынландыргыч”, - ди ул. Премьер-министр “Татарстан белән Төркиянең, бер гаилә балалары кебек, йөрәкләре бердәй тибә, төрек-татар халкының сөенечләре уртак. Йосыф Акчура, Садри Максуди кебек татарның күренекле уллары Төркия-Россия мөнәсәбәтләрен үстерүгә,Төркиягә күчкән татар галимнәре илебезне үстерүгә зур өлеш кертте”, -дип ассызыклады Эрдоган. Премьер-министр бүгенге көндә дә Солтан илендә күпсанлы татарлар яшәвен, аларның ике тугандаш халык арасында дуслык элемтәләрен ныгытуда зур роль уйнавын аерым билгеләп үтте.
Билгеле булганча, төрки телле республикаларның мәдәният министрларын берләштергән ТӨРКСОЙ оешмасы Төркиядә урнашкан. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан ТӨРКСОЙ оешмасы агымдагы елны төрки дөньяда Тукай елы дип игълан итте. “Бу ике арадагы дуслык мөнәсәбәтләрен тагын да үстерәчәк”, - дип саный Рәҗәп Тайип Эрдоган. Ул моны үз мисалында саф татар телендә Тукайның “Туган тел” шигыреннән өзек сөйләп исбатлап та бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International