ТР Хөкүмәте йортында Яңа ел бәйрәмнәре вакытында мәдәни чаралар уздыруга нәтиҗә ясадылар

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасында Яңа ел бәйрәмнәре һәм укучыларның кышкы каникул көннәрендә төрле мәйданчыкларда 180 спорт-сәламәтләндерү акцияләре узды. Спорт чараларында 81 мең кеше катнашты.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сөйләде.

“Татарстанның барлык район һәм шәһәрләрендә тимераякта шуу өчен мәйданчыклар, чаңгы юллары әзерләнде, прокат бүлекләре оештырылды. Спортның кышкы төрләренә, гаилә белән спорт бәйрәмнәренә әзерлеккә зур игътибар бирелә”, - дип ассызыклады Хәлил Шәйхетдинов.

50 меңләп кеше өч тапкыр олимпия чемпионы Мария Киселеваның судагы тамашасын карады ( тамаша Казанның Спортның су төрләре сараенда 1-8 гыйнвар көннәрендә узды).

Яңа ел каникуллары көннәрендә Казанның 39 чыршы шәһәрчекләрендә ачык һавада меңләгән чара узды.

Иң матур бәйрәм мәйданчыклары арасында быел Кремль яр буе, Халыкара ат спорты комплексындагы “Хан сарае” мәйданчыгы, кышкы “Юркин парк”, шулай ук Яңа ел алдыннан ачылган Таулар-Ометьево урманы аерылып торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International