Рөстәм Миңнеханов «Казан ЭКСПО» күргәзмә комплексы, «М-14» ТК һәм яңа зооботбакча төзелешенең барышы белән танышты

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы кайбер эре объектлар төзелешенең, шул исәптән «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмә комплексы, «М-14» торак комплексы һәм яңа зооботбакча төзелешенең барышын тикшереп чыкты.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар озата йөрде. 

«Казан ЭКСПО»га килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты киләчәк күргәзмә комплексының төзелеш мәйданчыгын карап чыкты. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, төзелешнең гомуми мәйданы 51 мең квадрат метр тәшкил итә. Яңа комплекска ике күргәзмә павильоны, конгресс-холл, галерея, административ бүлмәләр, конференц-заллар, җәмәгать туклануы зонасы һәм башкалар керә. 

Бүгенгә беренче күргәзмә павильонының монолит каркасын кору эшләре бара. Объектта металл конструкцияләрне монтажлау һәм кирпеч салу дәвам итә. Шулар белән беррәттән инженер челтәрләре салына, аларның әзерлеге  98% дип бәяләнә. «Казан ЭКСПО»да төп төзү эшләрен 2017 елның җәенә тәмамларга җыеналар. 

Татарстан Республикасы Президенты төзелеш барышын тизләтергә кушты һәм быел яңа комплекс беренче күргәзмә чараларын кабул итәргә тиешлеген искә төшерде.   

Аннары Рөстәм Миңнеханов Казандагы «М-14» торак комплексына юнәлде. Бүгенге көндә биредә 255әр фатирлы өч йорт төзелә. Биредә әзерлек дәрәҗәсе 65 процент белән билгеләнә. Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренчә, барлык кирәкле инженер челтәрләр үткәрелгән. Әзер йортларны быел өченче кварталда тапшыру ниятләнә.   

Тәлгать Абдуллин моңарчы торак комплекста балалар өчен яңа бакча ачылуын әйтеп китте. Мәктәп, паркинг төзү дәвам итәчәк. Шулай ук киләчәктә 250 мең квадрат метр торак торгызу каралган.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Урта Кабан ярындагы «Замбези елгасы» зооботаника бакчасы төзелешен карады. Яңа комплекс Казан зоопаркы белән җәяүле тоннель аша тоташачак. Төзелүче объектлар сафында гориллалар, филләр, жирафлар, гепардлар, арысланнар һәм башка Африка хайваннары өчен вольерлар булачак. Биредә эшләр 2016 ел башында старт алган иде. Объектта 195 кеше һәм 24 техника эшли. Бүгенге көндә вольерларда монолит идәннәр җәю, түбә ябу һәм башка эшләр дәвам итә.

Президент зооботбакча территориясе төзелешен карады һәм төзүчеләр белән агымдагы эшләр турында фикер алышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов төзелеп килүче зооботбакчада зоопаркка килүче кечкенә балалар өчен мультимедиале технологияләрне кулланып, күңел ачу зонасын булдыруны тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International