Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы һәм аның әгзалары Гомуми җыелышының уртак утырышын уздырды. Чара "Гайдар форумы - 2017" халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Мәскәүдә үтте.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов, Инновацион регионнар ассоциациясенең үзен Россия Федерациясе субъектларының инновацион үсеш юнәлешен формалаштыра торган абруйлы экспертиза мәйданчыгы сыйфатында күрсәтүен билгеләде.
Ул икәрткәнчә, узган ел Петербург икътисадый форумы кысаларында узган утырышта Ассоциациянең эшчәнлеген оештыруга бәйле мәсьәләләр каралды. Аерым алганда, оешманың уставына һәм идарә органнары структурасына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде һәм эшнең календарь планы расланды. Болардан тыш, комитетлар эшенең форматы үзгәртелде, аларга хәзер башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм үсеш институтлары вәкилләре җитәкчелек итә.
Гомумән, Рөстәм Миңнеханов Инновацион регионнар ассоциациясенең эшен уңай бәяләде, шулай ук алга таба да федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек дәвам ителүенә ышануын белдерде.
Шуннан Ассоциациянең 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды һәм алга таба төп бурычлар, эш юнәлеше билгеләнде.
Уртак утырышта Россия Инновацион регионнар ассоциациясе директоры Иван Федотов, Ассоциация Советы әгъзасы, Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов һәм Россиянең башка субъектлары башлыклары катнашты.