Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы оешмалары көненә уртача 3 мең тонна сөт җитештерә, ягъни 2016 ел дәрәҗәсенә карата 103 %. Республикага Россия товар сөтенең 8 проценты туры килә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Сөт җитештерү һәм сөт сатудан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кергән керем турында сөйләгәндә, ТР Авыл хуҗалыгы министрылыг башлыгы күпчелек авыл хуҗалыгы оешмалары өчен сөт терлекчелегенең бердәнбер акча китерүче тармак, һәм әлеге юнәлеш узган елның 4 кварталыннан бу ярты еллыкка кадәр иң табышлы һәм кызыклы булып калуын искәртте.
Узган ике атнада республикада савым күләме 63 тоннага артты, диде Марат Әхмәтов. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең кереме - көненә 80 млн. сумнан артык. Гомумән сөттән керем гыйнвар аенда 2,5 млрд. сумнан артык.
Районнар арасында алдынгылары - Әтнә, Балтач, Мамадыш, Саба, Кукмара, дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Шул ук вакытта министр тискәре күрсәткечләр күрсәткән 13 районны да атады - Әлмәт, Кама Тамагы, Апас, Буа, Арча, Чистай, Кайбыч һәм башкалар.
"Бүген безгә сөт буенча булган уңай күрсәткечләрне саклап калу гына түгел, ә аны сату күләмен арттырып, керемне дә арттыру бик мөһим", - дип белдерде Марат Әхмәтов. Ул искәрткәнчә, быел сөткә субсидияләр буенча федераль кагыйдәләр үзгәрде. Март аенда федераль һәм республика субсидияләрен узган ел дәрәҗәсенә карата савымлы терлек башын саклап кала алган хуҗалыклар гына ала алачак.
"Әлбәттә, сөт җитештерү - көндәлек авыр хезмәт, ләкин бу әле көндәлек табыш, уңышлы чәчү һәм хуҗалыкның стабиль үсүенең нигезе дә", - дип йомгаклады ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларын сөт терлекчелегенә акча чыганагы булганга, игътибарлырак булырга өндәде.
Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында артта калучы районнар башлыклары белән элемтәгә керде һәм ни сәбәпле сөт җитештерү күләме кимүен сорады. Агымдагы вәзгыять турында Чирмешән, Чистай һәм башка муниципаль районнар хәбәр итте.