Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнашу өчен Давоска килде

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоска (Швейцария) килде. Эш сәфәренең төп максаты – Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнашу.

Искәртәбез, 2017 елгы форум Давоста 17 гыйнвардан алып 20 гыйнварга кадәр «Җавалы лидерлык» шигаре астында узачак. Давоста дөньяның 90 иленнән 2 500тән артык кеше катнашачак дип көтелә. Бу форум – Бөтендөнья икътисадый форумының төп чарасы. Гадәттәгечә монда формаль булмаган рәвештә хәзерге заманның төп мәсьәләләре, икътисадый үсеш, тотрыклылык һәм тынычлыкны ныгыту перспективалары, «кайнар нокталардагы» хәлләр турында фикер алышачаклар. Давос очрашулары кысаларында 300гә якын пленар утырыш, семинарлар һәм «түгәрәк өстәлләр» уздырылачак, шулай ук дәүләт эшлеклеләре катнашында «мини-очрашулар» планлаштырыла.

Бүген кич Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Бөтендөнья икътисадый форумын ачу тантанасында, Crystal Award Ceremony (Congress Centre) бүләкләрен тапшыру тантанасында катнашачак.

Искәртәбез, Давос-2017 форумында Россия делегациясен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкләячәк.

Иртәгә, 17 гыйнварда, Рөстәм Миңнеханов «Стратегик яңарыш: Цифрлы икътисад киләчәге» сессиясендә катнашачак, анда цифрлы икътисад трансформациясенә ярдәм күрсәтерлек төп драйверлар мәсьәләләре күтәреләчәк.

Аннары Бөтендөнья икътисадый форумы кысаларында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин катнашында пленар сессия, «Россия һәм АКШ мөнәсәбәтләре: киләчәктә нәрсә булачак?» сессиясе узачак. Аерым алганда, бу сессия барышында АКШтагы сайлаулар кысаларында Россиягә карата инвесторлар өмет белән карыймы, 2017 ел Россия технологияләр  секторының һәм тулаем икътисадның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру елы булачакмы? дигән мәсьәлә каралачак

Аннан соңгы көннәрдә Давостагы форумда шулай ук «ВТБ Капитал» эшлекле иртәнге ашы, «Саклык банкы»ның «Дулкыннар өстендә: технологик революция эпохасында лидерлык» темасына иртәнге ашы узачак.

Моннан тыш, форум барышында Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашулары һәм кайбер чит ил компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулары планлаштырылган.   

Татарстан Республикасы Президентының Давоска эш сәфәре 2017 елның 19 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International