Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнаша

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумы 2017кысаларындагы сессияләр һәм дискуссияләрдә катнаша.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) эш сәфәрендә (2017 ел 16-19 гыйнвар).

Рөстәм Миңнеханов "Стратегик яңарыш: Цифрлы икътисад киләчәге" (Congress Centre, Aspen 1) сессиясендщ катнашты, анда цифрлы икътисад үзгәрүенә ярдәм итүче төп этәргечләр турында, шул үзгәрешләргә яңа лидерлар ничек әзерләнергә тиеш булуы турында сүз барды. 

Шуннан Швейцария Конфедерациясе Президенты Дорис Лойтхард ханымның махсус мөрәҗәгате булды (Congress Hall).

БИФ-2017 катнашучыларга шулай ук Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин катнашындагы пленра сессия кызыклы. Әлеге сессиядә модератор - Бөтендөнья икътисадый форум президенты Клаус Шваб. Чара туры эфирда форумның рәсми сайтында трансляцияләнде - www.weforum.org. 

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнехановның "Россия һәм АКШ мөнәсәбәтләре: алда ни булачак?" сессиясендә катнашуы көтелә, чара Давостагы "Руслар йортында" уза. Сессиядә катнашучылар Россиягә карата инвесторлар мөнәсәбәтләре, АКШ дагы сайлаулар нәтиҗәсеннән соң, уңай калырмы, 2017 ел Россиянең технологияләр һәм икътисад секторлары инвестицияләр җәлеп итә алырмы, Россия халыкара хезмәттәшлекнең алдынгы юнәлешләрен Көнбатышка таба борырмы дигән сорауларга җавап бирәсе булачак. Сессия модераторы -  BBC журналисты Ник Гоуинг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International