Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисадый форумы кысаларында Саклык банкының иртәнге эшлекле ашында катнашты.
Саклык банкының иртәнге эшлекле ашы «Дулкынны ничек җиңәргә: технологик революция дәверендә лидерлык» темасына багышланды.
Дискуссиянең модераторы – Саклык банкы президенты, идарәсе рәисе Герман Греф.
«Быел без форумның төп темасы буенча фикер алышабыз, бу – җаваплы лидерлык», - диде Герман Греф, чараны ачып.
Дискуссия үзәгендә лидерлар өчен кирәкле өч төркем күнекмә – профессиональ, цифрлы һәм кешеләр белән эшләү өчен күнекмәләр.
Дискуссиядә катнашучылар корпоратив лидер өчен бүген хәл иткеч күнекмәләр турында фикер алыштылар. Компанияләр, хөкүмәтләр һәм бергәлекләр дәрәҗәсендә лидерларның роле ничек үзгәрергә тиеш? Бу өлкәдә якындагы 5-10 ел эчендә нәрсәләр үзгәрергә тиеш?
Саклык банкының иртәнге эшлекле ашында төп чыгыш ясаучылар – чит иддәрнең һәм Россиянең эре компанияләре лидерлары: Сума Чакрабарти, ЕБРР; Доминик Бартон, McKinsey; Нгэр Вудс, Blavatnik School of Government; Ральф Хамерс, ING; Го Пин, Huawei; Ричард Хэйторнтуейт, MasterCard; Майкл Делл, Dell; Алексей Мордашов, «Северсталь»; Дмитрий Конов, «Сибур».
Чарада шулай ук Россия Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин да катнашты.
«Ихтирамга нигезләнгән үзара ышанычны виртуаль рәвештә булдырып булмый, – диде Герман Греф дискуссия азагында. – Ул бары тик мондый очрашулар ярдәмендә генә булдырыла».
Искәртәбез, иртәнге эшлекле аш – Саклык банкы тарафыннан эре инвестицион-икътисадый форумнарда 2009 елдан бирле уздырыла торган чара.
Чара онлайн режимында http://sberbanktv.ru/?video=1610 сайтында тапшырылды.