Илдар Халиков: Татарстанда җинаять-җәза системасы эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләр саклап калынды

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда төбәк җинаять-җәза системасының узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2017 елга бурычлар билгеләнде.

Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев катнашты.

Төп докладны ведомство башлыгы Дәүфит Хәмәдишин ясады. 2017 елның 1 гыйнварына төзәтү оешмаларында һәм тикшерү изоляяторларында 12 мең кеше булуын хәбәр итте.

Илдар Халиков үз чиратында 2016 елда да уңай нәтиҗәләр сакланганлыгын билгеләп узды.

Илдар Халиков Татарстан Хөкүмәтенең җинаять-җәза системасы проблемаларына һәрвакыт игътибарлы булуын  ассызыклады. Республика предприятиеләре катнашында 2 нче төзәтү колониясендә электр мичләренең яңа участогы файдалануга тапшырылганын, 5 нче төзәтү колониясендә полимер-ком эшләнмәләр җитештерү, 8 нче һәм 19 нчы колонияләрдә корпус җиһазы җитештерүе ачылганын санап үтте.

Шул ук вакытта Илдар Халиков әйтүенчә, министрлыклар һәм ведомстволар белән 2015 елда ирешелгән үзара эшчәнлек узган елда ике тапкыр кимегән. Узган елда бу хезмәттәшлек 140 миллионнан 70 миллион сумга кадәр калган. Соңгы нәтиҗәләр күрсәткәнчә, эш – яңа төр продукция җитештерү заруриятендә генә түгел, электрон мәйданчыкларда да нәтиҗәлерәк эшли белүдә. Премьер-министр идарә учреждениеләренә электрон мәйданчыкларда теркәлүгә һәм электрон сәүдәдә актив катнашырга йөкләмә бирде.

2016 елда махсус учреждениеләр үзләрен ит, сөт, он белән 100 процент дәрәҗәдә, яшелчәләр белән өчтән ике өлеше нисбәтендә тәэмин итте. Илдар Халиков  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына төзәтү системасы учреждениеләре белән азык-төлек җитештерү һәм читкә чыгару мәсьәләсендә актив эшләргә кушты.

Шулай ук коллегия барышында ТР Премьер-министры хөкем ителгәннәрнең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен дә карарга кирәклеген билгеләп узды, җәмгыять тормышына кайту, адаптация мәсьәләләренең дә әһәмиятле булуына игътибарны юнәлтте.

Аннары Илдар Халиков ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International