Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу килде. «Казан» халыкара аэропротында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан башкаласына эш сәфәре кысаларында Сергей Шойгу С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводының – «Туполев» ГАҖ филиалының җитештерү мәйданчыкларында булачак һәм предприятие эшчәнлеге белән танышачак.
Завод цехларын караганнан соң Россия Оборона министры Ту-160 очкычын торгызу мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә уздырачак.