Рөстәм Миңнеханов: Күбесе үзен укучыгыз дип белә, Минтимер Шәрипович, Сезнең акылыгыз, тормыш тәҗрибәгез, абруегыз – чиксез байлык ул

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 80 яшь тулуы белән котлады.

Минтимер Шәймиев юбилее уңаеннан "Пирамида" комлпексында концерт узды. 

"Бүген безнең беренче Татарстан Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бәйрәме генә түгел, ә бөтен республикабыз бәйрәме, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. - Минтимер Шәрипович - бөтенебез өчен үрнәк ул". 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанның беренче Президенты биографиясе республика тарихыннан өзлексез. Ул ассызыклаганча, Татарстанның уңышлы социаль-икътисадый үсеше Минтимер Шәймиев эшчәнлегенә бәйле. 

"Бу шәхес Татартанның яңа дәүләтчелеге төзелүгә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр иминлегенә гаять зур өлеш кертте, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ике дистә елдан артык, хөрмәтле Минтимер Шәрипович, Татартан башлыгы идегез. Татарстанны беләләр, аны исәпкә алалар. Безгә дөньяның төрле илләреннән кунаклар килә. Сез бүген дә Россия һәм Татарстан иминлегенә актив эш алып барасыз, үзегез әйтүегезчә, - чын күңелдән һәм күңел өчен. Бөек Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен тергезү Сезнең "Яңарыш" фонды башындагы күп кырлы эшчәнлегегезгә турыдан-туры бәйле. Гамәлгә ашырылуын үз кулыгызга алган яңа проектларның уңышлы булуында шөбһә юк". 

"Мин 2010 елга кадәр Минтимер Шәймиев кулы астында эшләдем, бүген дә без бергә эшлибез, бедәм команда булып, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Күбесе үзен укучыгыз дип белә, Минтимер Шәрипович, Сезнең  акылыгыз, тормыш тәҗрибәгез, абруегыз – Татарстан һәм гомумән Россия өчен чиксез байлык ул".

"Ышанам, Сез алга таба да безгә бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән киңәшләрегез белән ярдәм итәчәксез. Без барыбыз да - сезнең укучылар, һәм без - бердәм команда. Ә Сез - безнең мөгаллимебез һәм остазыбыз. Рәхмәт Сезгә ышанычыгыз өчен. Сез һәрчак булдыра алучы һәм куелган бурычларны үти алучыга ышана идегез". 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Минтимер Шәймиев белән эшләү тәҗрибәсе Татарстанга - федерациянең алдынгы субъектына - сайланган юнәлештән барып, катлаулы мәсьәләләрне чишәргә мөмкилнек бирә. 

Бүген Татарстан - үзендә генә түгел, ә Россия Федерациясенең башка субъектларына да үрнәк бирүче регион. 

"Безнең әле алдагы планнар зур, шуңа күрә Сезгә, Минтимер Шәрипович, ныклы сәламәтлек телим һәм һәрчак безнең белән булыгыз, ә Сезнең янда Сәкинә ханым һәм улларыгыз булсын. Бу - иң мөһиме, калганын җиңәрбез, шик юк. Без булдырабыз!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International