Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 17 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 64 мең сумга ике карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин та катнашты.
2017 елның 20 гыйнварына 180,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 7,5%ын тәшкил итә, үткән елның шул чорына карата 106 %. Ел башланганнан бирле торак төзелеш программасын гамәлгә ашыру эше Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дә башланган.
Социаль ипотека программасы буенча 20 гыйнварга 604 фатирлык 30,5 мең кв. метр мәйданда 11 йорт гамәлгә кертелгән (Актаныш – 1, Алексеевск – 2, Арча – 2, Югары Ослан – 1, Яңа Чишмә – 1, Чаллы – 1, Түбән Кама – 1, Казан – 1, Чистай – 1).
Социаль ипотека программасы буенча төзелүче объектлардан 89 объект әзер диярлек; уртача әзерлектә – 45 объект; 66 объектта эшләр бик күп әле.
2017 елда аренда торагын төзү программасы кысаларында 13 торак йорт төзү каралган, гомуми мәйданы – 22,6 мең кв. метр. 1 объект эксплуатациягә тапшырылган (Югары Ослан районы); 6 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Югары Ослан - 2, Әлки районы - 2, Чирмешән районы -1, Иннополис шәһәре - 2). 4 объектта эчке эшләр алып барыла (Иннополис); 1 объектта диварларны коралар (Апас районы).
2017 елда ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү кысаларында 305 ятим балага 346 млн. 742,6 мең сумлык торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча торак бирү планлаштырылган.
2017 елга бюджет акчалары кысаларында аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 49 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган; 50 яшь гаиләгә – 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча, торак шартларын яхшырту федераль законнар белән гарантияләнгән 49 гражданга – 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча.
Күп фатирлы инвестицион торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында 111 йорт төзү каралган (5 йорт тапшырылган, 106 йорт калган әле). 106 йорттан 41 йорт әзер диярлек (70%тан артыгы); 38 йорт уртача әзерлектә (30дан алып 70%ка кадәр); 27 йортта эшләр күп әле (0дән алып 30%ка кадәр).
Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) 8 800 йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр, 566 йорт тапшырылган, 8 234 йорт калган әле.
Өлеш кертеп торак төзү буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының вәкаләтле органы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы контролендә булган гомуми мәйданы 54,2 мең кв. метрлы өч объектта 608 өлеш кертүче өчен вәзгыять түбәндәгечә. Четаев урамындагы 128 фатирлы йорт (Казан, төзелеш алып баручысы «Вектр» ЯАҖ) – 98 өлеш кертүче, техник әзерлеге – 99%. Тагын бер объект – Әмирхан урамындагы 152 фатирлы йорт (Казан, төзелеш алып баручысы «Маг-строй» ҖЧҖ) – 126 өлеш кертүче, техник әзерлеге – 82%.
168 фатирлы йорт Әмирхан урамы буенча (Казан, төзелеш алып баручысы «Маг-строй» ҖЧҖ) - 56 өлеш кертүче, техник әзерлеге – 78%.
Достоевский ур.,57 адресы буенча 373 фатирлы йорт (Казан, төзелеш алып баручысы «Фирма «Свей» ҖЧҖ) - 328 өлеш кертүче, техник әзерлеге – 55%.
Авыл клубларын төзү программасы буенча 20 гыйнварга эшләр 31 объектның 5сендә оештырылган.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнехановка кайбер мунициципаль районнарда республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында объектлар өчен җир кишәрлекләре бирү буенча проблемалар бар дип хәбәр ителде.
Татарстан Президенты белдергәнчә: республика программаларын гамәлгә ашыруга комачаулаучылар кискен җәзаларын алачаклар. «Бу ситуациядә салынган финанс чараларын анда объектлар төзелсен өчен башка мунициципаль районнарга да җибәрергә мөмкин бит, әмма сезнең районнарда да кешеләр яши бит», - диде Рөстәм Миңнеханов.