ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков: Тулаем республикада җинаятьләр саны кимүне билгеләп үтәргә мөмкин

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды, аның кысаларында 2016 елда ведомство органнары эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2017 елга актуаль бурычлар билгеләнде.   

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы идарәсе башлыгы урынбасары Александр Корсунов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм мунициципаль берәмлекләре прокурорлары катнашты. 

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады.   

Татарстан Республикасы Прокуроры билгеләп үткәнчә, ведомство эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе – гражданнарның хезмәт хокукларын үтәүгә күзәтчелек. Прокуратура, тикшереп тору органнарының һәм Тикшерү комитетының уртак эше нәтиҗәсендә җитештерүдә һәлак булу очраклары кимеде: элегрәк 66 кеше булса, хәзер 45 кеше. Даими күзәтчелектәге предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча бурыч 29 млн. сумнан 12,5 млн. сумга кадәр кимеде, барлыгы 500 млн. сум эзләтеп алынды, 44 җинаять эше кузгатылды. Авыл җирендә хезмәт хакын тоткарлау проблемасы аеруча көн үзәгендә булып кала.    

Бизнесны яклау мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Прокурорлар  инициативасы буенча эшкуарлык эшчәнлегенә каршылык күрсәткән өчен 7 җинаять эше кузгатылган. Быелга Прокуратура тарафыннан 7868 планлы тикшерү килештерелгән. 

Үткән ел республикада Су саклау зоналары елы дип игълан ителгән иде.   «Идел буе төбәкара табигатьне саклау Прокуратурасы прокурорлары һәм тикшереп тору органнары белән берлектә бу җәһәттән чаралар уздырылды, шуның нәтиҗәсендә үз белдекләре белән яуланган яр буе полосалары һәм су объектлары акваторияләре азат ителде», – диде Илдус Нәфыйков. Быел да бу эш дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Прокуроры билгеләп үткәнчә, теркәлгән җинаятьләр саны кимү аз булса да күзәтелә. Элеккегечә үк Идел буе федераль округында исәпкә алынган кеше үтерүнең һәр җиденчесе Татарстан Республикасы территориясендә башкарылган. Кеше үтерүләр Әлмәт, Зеленодольск һәм Түбән Кама районнарында, Чаллы шәһәре тирәсендә арткан. Казанда талау максатларында һөҗүм очраклары күп.

Экстремистик эшчәнлеккә һәм террорчылыкка каршы көрәшне оештыру  өстенлекле юнәлешләрдән санала. Прокурорлар тарафыннан 4,5 мең закон бозу очрагы ачылган, 2700тән артык прокурор мөнәсәбәте акты чыгарылган.  Казанда Конфедерацияләр Кубогы матчларын уздырыр алдыннан бу мәсьәләләр аеруча актуаль булып кала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International