Бүген Россиядә һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Сергей Кравченко Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында модернизациягә һәм инновацияләргә нәтиҗәле идарә турында лекция укыды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппратлары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Чараны ачып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада уңышлы компанияләрнең топ-менеджерларын чакырып, гавами лекцияләр оештыру практикасы бар, бу чакта аларның алдынгы җитештерү тәҗрибәсе белән, инновацияләрне гамәлгә кертү һәм лидерлык потенциалы булган югары квалификацияле кадрлар әзерләү тәҗрибәсе белән танышырга мөмкин.
Татарстанның һәм Boeing компаниясенең зур хезмәттәшлек тарихы бар, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бу хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк.
Лекция барышында Россиядә һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Сергей Кравченко компания тарихы һәм аның казанышлары турында кыскача гына сөйләде.
Бүгенгә компания штатында АКШта һәм башка 65 илдә якынча 170 мең хезмәткәр санала. Шулардан Россиядә 1500ләп инженер эшли.
Сергей Кравченко лекциясендә өч теманы күтәрде – модернизациягә идарә, инновацияләргә идарә, кешеләргә идарә һәм лидерлар әзерләү.
Ул Lean системасын – сак җитештерүне куллану турында җентекләп сөйләде.
Лекция азагында Сергей Кравченко сорауларга җавап бирде.