Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының төзекләндерелгән бинасын карады (Казан ш., Яңа Комлы урамы, 44).
Татарстан Президенты бинаның тышкы бизәлешен бәяләде, бүлмәләрен карап чыкты. Аны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов белән бинаны Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов да карады.
Бинада архив эшен үстерү бүлеге, электрон хезмәт күрсәтүне мәгълүмаштыру бүлеге, материалларны фәнни куллану һәм халыкара элемтәләр бүлеге, документларны сакалу һәм дәүләт хисабын алып бару бүлеге һәм башкалар урнашачак.
1907 елда төзелгән 800 кв. метрлы бинада төзекләндерү һәм капиталь ремонт эшләре үткәрелде. Якын арада бина тирәсендәге территорияне дә төзекләндерәләр. Моңарчы бинада мәгариф учреждениесе урнашкан булган.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук республикада архив хезмәтенең тарихына багышланган күргәзмә һәм уникаль документлар күрсәттеләр. Стендларның берсе архив документлары эволюциясенә багышланган - пленка һәм магнитлы кассеталардан башлап заманча цифрлы мәгълүмат чыганагына кадәр. Рөстәм Миңнеханов соравына җавап биреп Ирада Әюпова белдергәнчә, бөтен аудиофонд "цифрага" күчерелгән, видеоны "цифрага" күчерү эше дәвам итә.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясенә юнәлделәр.