Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның хокук саклау органнары хезмәткәрләре республиканың алга таба үсешенә зур өлеш кертәләр

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанның хокук саклау органнары хезмәткәрләре республиканың алга таба үсешенә зур өлеш кертәләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.    

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры  Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, республика хокук саклау органнары җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ министры Артем Хохорин хәбәр иткәнчә, үткән ел йомгаклары буенча җинаятьләрнең гомуми саны 7,5%ка кимегән. Моннан тыш, 13%ка мөлкәткә каршы җинаятьләр саны да кимегән. Барлыгы 2016 елда Татарстанда 48 мең җинаять гамәле факты теркәлгән. 

2016 елда экстремистик юнәлештә – 38 җинаять һәм террористик характерда 45 җинаять теркәлгән. Элек кузгатылган 26 эш буенча хөкем карары чыгарылган. Җинаять җаваплылыгына 28 кеше тартылган. 

Татарстан полиция хезмәткәрләре 2016 елда 4490 берәмлек төрле уен җайланмасын тартып алганнар, «Комарлы уеннарны законсыз оештыру һәм уздыру» статьясы буенча 65 җинаять ачылган. 

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Татарстан хокук саклау органнарының Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар чорында гражданнарның иминлеген тәэмин итү һәм барлык конституциячел хокукларын һәм ирекләрен яклау эшен «иң яхшы» билгесенә бәяләде. Моннан тыш, 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогына шобага салганда кунакларга һәм анда катнашучыларга иминлек гарантияләнде. 

«Җәмәгать урыннарында тәртип тәэмин итү бурычы Казанда 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары чорында аеруча актуаль булачак. Иң мөһим бурыч массакүләм чаралар узачак объектларның һәм җәмәгать урыннарының террорчылыкка каршы ышанычлылыгын арттыру булып калачак. Җанатарлар белән профилактик эшне дә активлаштырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Бүген ачылган экстремистик күренешләр санының даими рәвештә артуы күзәтелә, бигрәк тә, Интернет челтәрендә. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, хокук саклау органнарына мондый күренешләрне алдан кисәтү эшен арттырырга кирәк. 

Шуңа бәйле рәвештә хокук саклау органнарының, муниципалитетларның һәм граждан җәмгыяте институтларының милләтара һәм диниара татулыкны ныгыту эшчәнлеген дә көчәйтергә кирәк. 

«Бу – бик нәзәкатьле һәм мөһим эш. Казанның татар зиратындагы вандализм фактын ачу өчен чаралар күрергә кирәк. Мондый җинаятьләр протест чыгышларына китерергә мөмкин, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Республикада милләтара һәм диниара тынычлык һәм татулык – безнең иң зур байлыгыбыз һәм конкурент өстенлегебез».

Татарстан Республикасы Президенты законсыз миграция темасына аерым тукталды. «Мигрантлар арасында үз илләрендә законсыз кораллы берәмлекләрдә яисә халыкара террористик оешмаларда катнашкан затлар да очрый. Аларның республикага үтеп керүен булдырмаска кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтүгә, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору, республика  алкоголь базарының киләчәктә дә декриминаллашуы һәм ИТ-технологияләр кулланып башкарылучы җинаятьләргә каршы көрәш мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә өндәде. 

Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, гражданнарның гаризаларын сыйфатлы һәм оператив карау эшчәнлеген камилләштерү дә таләп ителә.   

«Ышанам, Татарстан полиция хезмәткәрләре куелган бурычларны гамәлгә ашыру өчен барысын да эшләрләр. Үз чиратында республика киләчәктә дә эчке эшләр органнарына мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм ведомствоның аеруча тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International