Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла. 

Сәфәренең төп максаты - Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашу. 

"Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле проектын гамәлгә ашыру барышы темасына утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

Дмитрий Медведев сәламләү сүзендә белдергәнчә, әлеге темага янә  күтәрелә, чөнки ул чыннан да социаль яктан бик әһәмиятле. 

"Һәр кешегә ул яшәгән йортның ишек алды, күп фатирлы йорт янындагы территориянең нинди хәлдә булуы мөһим, җитәрлек яктыртыламы,яшеллек бармы, эскәмияләре җайлымы, тыныч кына йөреп буламы, сорт белән шөгыльләнеп, автомобильне куеп буламы. Мондый нюанслар буенча әйләнә-тирә мохитне бәялиләр дә инде, - диде Дмитрий Медведев. - Бездә гражданнарның дүртән өч өлеше шәһәрләрдә яши, һәм, әлбәттә, бу сораулар килеп чыга. Парламент сайлаулары вакытында әлеге тема актив рәвештә очраклы гына яңгырамады. "Бердәм Россия"нең соңгы съездында дәүләт тырышлыгын гражданнар инициативалары белән ныгыту турында сүз барды - иҗтимагый оешмалар һәм партия оешмалары ярдәме белән. Әлеге тема Президент Юлламасында да яңгырады. Илебез безнең зур. Кайдадыр җирле хакимият төзекләндерү эшләрен актив алып бара, шул максатка чаралар һәм көч таба. Күпчелек региональ башкалаларда, аларның төп урамнары, мәйданнары, парк, яр буйлары яхшы хәлдә. Кайдадыр хәлләр начаррак. Сөйләшенгәнчә, төзекләндерү мәсьәләсе иң югары дәрәҗәдә хәл ителәчәк". 

Утырышта федераль бюджеттан бу проектка бүленгән чараларның 5 млрд. сумнан 20 млрд. сумга кадәр җиткерелүе турында билгеләнде. Тагын 0,5 млрд. сум парк һәм скверларны төзекләндерүгә бирелә. Бик күп булмаса да, җитәрлек акча. 

"Ләкин без, әлбәттә, федераль дәрәҗәдән җирле үзидарә органнары, региональ хакимият органнары эшен алыштырырга җыенмыйбыз, - диде Россия Хөкүмәте Рәисе. - Бу регионнар, муниципалитетлар җаваплылыгы. Безнең роль - регионнар һәм муниципалитетларны бу мәсьәлә белән активрак шөгыльләнүгә этәрү, кире элемтәне оештыру, эшләр сыйфатын бәяләү" (http://government.ru/news/26202/).

Утырыш тәмамлангач, Россия төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень брифинг үткәрде. Ул, аерым алганда, белдергәнчә, проект инде башланган. 

"Бүген инде бөтен норматив-хокукый база гамәлгә ашыруга әзер, диярлек. 1 мартка кадәр өстенлекле проектны гамәлгә ашыруда катнашучы барлык субъектлар белән, тиешле акчаларны бүлеп бирү өчен, килешүләр имзаланырга тиеш, - диде Михаил Мень. - Чараларның гомуми күләме - 27,2 млрд. сум".

Михаил Мень сүзләренчә, Россия Федерациясе субъектларының баш архитекторлары роле арту турында да сүз барды, алар территорияләрне төзекләндерү мәсьәләсендә абруйлы булырга тиешләр. Узган ел май аенда узган Дәүләт советы тәкъдиме буенча Россия Федерациясе субъектларындагы баш архитекторлар турыдан-туры губернаторларга буйсынырга тиешләр. Бу 25 субъектта гамәлгә ашырылган. 

"Кызганычка каршы, Россия Федерациясенең 6 субъектында регионның баш архитекторы вазифасы юк, без бүген Хөкүмәт Рәисен Россия Федерациясе субъектларының баш архитекторлары ролен ныгыту мәсьәләсен карау буенча йөкләмә бирүне сорадык", - диде Михаил Мень.

Михаил Мень шулай ук проектны әзерләгәндә теориягә генә түгел, ә практикага да нигезләнгәннәрен белдерде. "Татарстан Республикасы тәҗрибәсенә нигезләндек, анда гражданнарны төзекләндерү буенча карарларны кабул итүгә җәлеп итүдә җитди тәҗрибә бар, - диде ул. - Мәскәү тәҗрибәсенә нигезләндек, Воронежныкына". 

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, проектта 12 меңнән артык муниципалитет катнаша - ягъни, халык саны бер меңнән артык булган барлык муниципалитетлар дияргә була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International