Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы кече нефть предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. 

Чара Әлмәттә үткәрелде ("Татнефть" ГАҖ административ бинасы) һәм Татарстан Республикасы кече нефть предприятиеләренең 2016 елда эше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычларына багышланган иде. 

Киңәшмәдә "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты. 

Төп доклад белән «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев чыгыш ясады. 

Ростехнадзоның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров кече нефть компанияләренең сәнәгать һәм экология иминлеге таләпләрен үтәү турындагы темага чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты йөкләмесе буенча кече нефть компанияләренең сәнәгать иминлеген тәэмин итү буенча эшчәнлекләре буенча рейтинг төзелгән. Бәяләү җиде күрсәткеч буенча билгеләнгән. 

Борис Петров сүзләренчә, кече нефть компанияләренең бер өлеше (8 компания) "кызыл зона"да, анда ачыкланган кагыйдә бозулар сәнәгать иминлеге турында әйтергә ирек бирмиләр. 

Борис Петров шулай ук компанияләрнең лицензияләре булу-булмау, җиһазларның искерүе буенча төзелгән рейтингларны тәкъдим итте. 

Киңәшмәдә Рөстәм Миңнехановка 2016 елда бөтен кече нефть компанияләренең нефть чыгару буенча куелган бурычларны үтәүләре турында хәбәр иттеләр. КНК ләре, 2015 ел белән чагыштырганда, нефть чыгару күләмен арттырдылар да. 

Моннан тыш, 2016 елда компанияләр 1 млн. 260 мең тонна НДПИ салымының киметелгән ставкасы буенча нефть чыгардылар, шул исәптән югары үзле нефтьне - 1 млн. тонна.Нефть чыгару буенча куелган бурычны 14 % ка арттырганнар. 

2017 елда КНК НДПИ киметелгән ставкасы буенча 1 млн. 180 мең тонна нефть чыгарырга планлаштыралар. 

ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, республика территориясендә 2016 елда бөтен салымнар буенча 694 млрд. сум җыелган, алардан 66 % федераль бюджетка җибәрелде. Бу күләмдә салым нефть компанияләренең салым бурычларын намуслы башкарулары хисабына җыелды, беренче чиратта - "Татнефть" ГАҖ, дип билгеләде ТР Финанслар министрлыгы башлыгы. 2017 елга бурычлар турында ул искәрткәнчә, төп салым - табышка салым. 

Нефть компанияләренең лицензия килешүләрен башкарулары турында «Приволжскнедр» җитәкче урынбасары Равил Мотыгуллин хәбәр итте. Росприроднадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Фәрид Хәйретдинов КНК ен планлы тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министрлыгы мәгълүматлары буенча хәбәр иткәнчә, Россиядә 2016 елда 549 млн. тонна нефть чыгарылган. Нефть чыгару үсеше - 2,6 %, бу 1991 елдан бирле иң зур рекордлы күрсәткеч. Бораулау күләме 11,8 % арткан. 

Татарстан нефть сәнәгате күрсәткечләре ил буенча гомуми күрсәткечләрдән артты. 2016 елда республикада 35 млн. 507 мең тонна нефть чыгарылган, үсеш - 4,5 %. Шул исәптән "Татнефть" ГАҖ - 28 млн. 333 мең тонна (үсеш - 5,2 %), кече нефть компанияләре - 7 млн. 175 мең тонна (1,2%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International