Рөстәм Миңнеханов «Мир Холдинг» һәм «Дизайн Груп» Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мир Холдинг» һәм «Дизайн Груп» (Төркия) Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген дустанә Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Төркия белән Татарстанны тыгыз хезмәттәшлек бәйли.   

Без Төркияне үзебезнең стратегик партнерыбыз дип саныйбыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, безнең хезмәттәшлекнең тарихы бар, җитди инвестицион проектларыбыз бар, шул исәптән гамәлгә ашырылганнары да.

Аннары яклар «Мир холдинг» һәм «Дизайн групп» компанияләре тарафыннан «Алабуга» МИЗ территориясендә полиэтиленнан һәм полипропиленнан пластик торбалар җитештерүне гамәлгә ашыру өлешендәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Ибраһим Мирмәхмүтогуллары Татарстанда эре теплица хуҗалыгы булдыру проектын тәкъдир итте. Инвестицион проект берничә ел эчендә 1250 га мәйданда яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр җитештерүне этаплап җәелдерүне тәкъдим итә.

Ибраһим Мирмәхмүтогуллары шулай ук компаниянең Төркиядәге теплица хуҗалыгын барып карауны оештырырга тәкъдим итте, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, юнәлеш предприятиеләре белгечләре өчен дә.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, ул Төркиягә эш сәфәрләре кысаларында үз программасына «Мир холдинг» һәм «Дизайн групп» консорциумы теплицаларында булуны кертә.   

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International