Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген  “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы  утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үтте.

Гадәттәгечә утырышта узган елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга компаниянең бюджеты расланды.

2016 елда “Татэнергосбыт” АҖ ирешкән нәтиҗәләр: кулланучыларга электр энергиясен сату күләме 18,4 млрд кВт тәшкил иткән, бу  53,2 млрд сумга. 12 ай эчендә клиентлар базасы физик затлар 837 220 дән 850 767 гә кадәр һәм юридик затлар 33 305 тән 33 950 гә кадәр арткан.

Компаниянең иң өстенлекле бурычларының берсе – клиентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру, шуңа “Татэнергосбыт” АҖ булган сервисларны үстереп, яңаларын кертергә тырыша.

2016 елда “шәхси кабинет” интерфейсы яңартылган. Шул сәбәпле 2016 елда рәсми сайтта бу хезмәттән файдаланучылар саны 3,9 тапкыр арткан, ә бу 135 меңнән артык кулланучы.

Директорлар советы “Татэнергосбыт” АҖ 2017 елга тәкъдим иткән бюджетны раслады, компания җитәкчелеге кабул иткән адымнарны хуплады һәм киләчәктә уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International