ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров “Татмедиа” республика агентлыгының йомгаклау утырышында катнашты

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Бүген "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында  узган елга нәтиҗәләр ясалды. Чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итүче федераль идарә җитәкчесе Наталья Альхимович катнашты.

"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов хәбәр итүенчә, республикада 1039 матбугат чарасы чыга. Ел дәвамында барлыгы 137 матбугат чарасы ябылган. Аларның күбесе күңел ачу характерында, дип билгеләп үтте А.Зарипов.  

Моннан тыш, узган ел Татарстан медиакырында “Казан” телерадиокомпаниясе нигезендә “Татарстан 24” телеканалы эшли башлавы хакында да әйтелде.

“Татарстан 24” телеканалы февраль аенда Яшел Үзәндә, апрельдә Яр Чаллы, Түбән Кама, Биектау һәм Зәйдә, майда Әлмәт, Лениногорск, Буа, Баулы, Нурлат җирлекләрендә челтәрле тапшыруларга күчәчәк.

Айрат Зарипов сүзләренчә, бүген Татарстанда республиканың – 3, шәһәр һәм районнарның 33 телеканалы эшли. Алдагы елларга Айрат Зарипов шәһәр һәм районнардагы телеканалларны техник яктан яңарту бурычы куйды.

Татарстанда барлыгы 111 радиостанция һәм радиотапшырулар теркәлгән. Шуларның сигезе татар телендә сөйли.  

Айрат Зарипов билгеләп үткәнчә, республикада рус, татар, чуваш, удмурт телләрендә 650 басма матбугат чыгарыла. Аларның гомуми тиражы 1 млн 233 мең данә тәшкил итә. Республиканың 1 мең кешесенә уртача 314 экземпляр басма туры килә. Россия буенча күрсәткечләргә килгәндә, бу сан 129ны тәшкил итә.

“Балалар-яшүсмерләр телевизион концертын үстерү – иң мөһим бурычларның берсе. Бүген балалар һәм яшүсмерләр программаларына айга 60 сәгать “Яңа гасыр” телеканалында бирелә. Барлыгы 6 балалар программасы бара. Хәзерге вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Яңа гасыр”телеканалы белән бергә балалар татар интернет-каналы концепциясен эшләү бара”, - дип хәбәр итте “Татмедиа” җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International