Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов ИТ-өлкәдә хезмәттәшлек турында Беркетмә имзаладылар

2017 елның 3 феврале, җомга

Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов белән очрашты. 

Очрашуда шулай ук Россия Элемтә һәм масса күләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты. 

Әңгәмә барышында яклар хезмәттәшлекне үстерүнең киләчәк адымнары турында фикер алыштылар. Якындагы киләчәктә Иннополис территориясендә ПФР-2 Автоматлаштырылган мәгълүмат системасын эксплуатацияләүнең төбәк үзәген ачу планлаштырыла, бу үзәк барлык пенсия системасының мәгълүмат киңлекләренә хезмәт күрсәтәчәк.  

Яңа инструмент барлык төп бизнес-процессларны автоматлаштырырга һәм кул эше күләмен киметергә, Пенсия фондының мәгълүмат ресурсларына керү тизлеген арттырырга, шулай ук системаларның ышанычлылыгын һәм якланышын арттырырга ярдәм итәчәк. 

Антон Дроздов билгеләп үткәнчә, перспективада ИТ-шәһәрдә Россия Пенсия фондының башка структур бүлекчәләрен, аерым алганда, хезмәт хакларын бүлү үзәген урнаштыру мөмкинлеге карала. 

Искәртәбез, Иннополиста Россия Пенсия фонды партнёр статусында эшчәнлек алып барачак. 

Азакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Россия Федерациясе Пенсия фонды арасында мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек турында Беркетмә имзаланды. Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Дроздов кул куйды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International