Татарстан Республикасында 2017 елның 3 февраленә 339,5 мең кв. м. торак, ягъни планның14,1%ы гамәлгә кертелгән

2017 елның 4 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елның 3 февраленә 339,5 мең кв. м. торак, ягъни планның14,1%ы гамәлгә кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башланганнан бирле 125 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 35 әгъзасына тикшерү уздырылган.    

Социаль ипотека программасына килгәндә исә, үткән ике атнада Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды программасы буенча статистика органнарында бер торак йорт буенча да хисап тотмаганнар. Социаль ипотека программасының төзелүче 189 объектының 89ы төзелеп беткән диярлек; уртача әзерлектә – 45 объект; 66 объектта эшләр бик күп әле.

2017 елда аренда торагы программасы кысаларында 22,6 мең кв. метрлы 13 торак йорт төзү каралган. Шулардан 3 объект Югары Ослан районында эксплуатациягә тапшырылган. Калган 10 объект буенча хәлләр түбәндәгечә. 6 объектта төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән (Әлки районы -2, Чирмешән  районы -1, Иннополис шәһәре - 3). 3 объектта эчке эшләр, инженер системаларын монтажлау бара (Иннополис – 3). Тагын 1 объектта диварларны коралар (Апас районы - 1).

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында 98 ветеран өчен 19 йорт төзелә. Казанда, Чаллыда, Бөгелмә, Зеленодольск, Лаеш районнарында 5 объект төзелеп беткән.

2017 елда торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча 305 ятим баланы торак белән тәэмин итү буенча 346,7 млн. сум каралган.

Моннан тыш, 2015-2020 елларга «Торак» ФМП нигезендә 2017 елда Татарстан Республикасында 5 һәм аннан күбрәк баласы булган 49 гаиләне, 50 яшь гаиләне, законнар нигезендә торакка хокукы булган 49 гражданны торак белән тәэмин итү планлаштырыла. 

Татарстан Республикасында күп фатирлы инвестицион торак төзү дәвам итә. Быелга план – 111 йорт, шулардан 8се тапшырылган. 103 күп фатирлы инвестицион йорттан 40 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә – 37 йорт; 26 йортта эшләр күп әле.

Аз катлы төзелеш программасы буенча (индивидуаль торак төзелеше) 8 800 йорт төзергә ниятләнә, 917 йорт гамәлгә кертелгән инде.

Татарстанда авыл клубларын төзү дәвам итә. Планлаштырылган 31 объекттан  14 объектта эшләр оештырылган.

Җирлекләр советларының (башкарма комитетларының) биналарын төзү программасы буенча 2017 елның 3 февраленә Балтач муниципаль районында (Норма авыл җирлеге) 1 объектта эшләр оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International