Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман бин Абдел Азиз Әль-Согуд белән очрашты

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ике Изге урын саклаучысы, Согуд Гарәбстаны Мәлиге Галиҗанәп Салман бин Абдел Азиз Әль-Согуд белән очрашты. Әңгәмә башланганда яклар бер-берсен җылы сәламләделәр һәм  2014 елның октябрендә Согуд Гарәбстаны Мәлиге исеменнән кабул итү мәҗлесе кысаларында очрашуларын искә төшерделәр. 
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, 2015 елның ноябрендә Согуд Гарәбстаны Мәлиге белән Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның беренче очрашуы Россия Федерациясе белән Согуд Гарәбстаны арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен мөһим этәргеч булды. Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты исеменнән сәламнәр һәм күркәм теләкләр һәм Владимир Владимирович Путинның Галиҗанәпләрен Россиягә визит белән чакыруын тапшырды. 
Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Салман бин Абдел Азиз Әль-Согудка республиканың хәзерге икътисадый хәле, сәнәгать үсешенең төп юнәлешләре турында, партнерлык банкингы системаларын Ислам законнарының тиешле нормаларына һәм таләпләренә туры китерү турында сөйләде. 
Татарстан Республикасы Президенты Согуд Гарәбстаны Мәлигенә Россия Федерациясенең һәм Ислам илләренең икътисадый хезмәттәшлеге өчен төп мәйданчык булган KazanSummit халыкара форумын тәкъдир итте һәм Согуд Гарәбстаны делегациясен Казанга чакырды: « Согуд Гарәбстанының Сәүдә һәм инвестицияләр министры Мәҗед Әль-Кассаби җитәкчелегендәге бизнес-миссияне 2017 елның 18-20 маенда узачак KazanSummit халыкара форумына җибәрсәгез, Сез Галиҗанәпләргә бик рәхмәтле булыр идек».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Президенты кушуы буенча ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли, аның эшендә  Согуд Гарәбстаны вәкилләре дә катнаша. Хәзергә 2 утырыш уздырылган. Киләсе очрашу Чечен Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә узачак. Киләчәк утырышларның берсенең эш мәйданчыгы итеп Согуд Гарәбстаны – Җиддә шәһәрендәге Ислам хезмәттәшлеге штаб-квартирасы да карала.   
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Согуд Гарәбстаны белән Татарстан Республикасын рухи һәм дини туганлык багланышлары бәйли. «2007 елда «Исламга хезмәт итү» номинациясендә Мәлик Фейсал исемендәге халыкара бүләк алган Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев бүген Россия Федерациясе Президенты ярдәме белән   борынгы Болгар шәһәрен торгызу белән шөгыльләнә. Быел илебездә бердәнбер булган Болгар ислам академиясен төзү тәмамланачак», - диде ул.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Салман бин Абдел Азиз Әль-Согудка кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасына чакырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International