Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасындагы Гомумроссия халык фронты активы белән очрашты

15 февраль 2017 ел., чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронты активы белән очрашты.

Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР да ГХФ региональ штабы рәистәше, "ТР предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе" региональ эш белән тәэмин итүчеләр берлеге президенты Алексей Лаврентьев, ТР да ГХФ региональ штабы рәистәше Игорь Бикеев, ТР да ГХФ региональ штабы рәистәше Гөлзада Руденко һәм ТР да ГХФ региональ бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов катнаштылар.

Очрашуда катнашучылар дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре һәм гражданнарны борчый торган мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Әңгәмәнең төп темалары Интернет челтәрендә балалар медиакуркынычсызлыгы һәм җәяүлеләр күперләрендәге эшләми торган лифтлар булды. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Интернет челтәре иминлеген тәэмин итүдә ярдәм итү һәм иҗтимагый контрольда тоту Татарстандагы Гомумроссия халык фронтының 2017 елдагы эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып тора. 

ГХФ активистлары уздырган тикшерүләр сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен күпчелек лифтларның җәяүле күперләрдә эшләмәвен ачыклады. Тикшерүләр материаллары ТР Хөкүмәтенә һәм Казан мэриясенә җибәрелгән. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәләне хәл итү буенча эшләр планы төзелгән, иҗтимагый активистлар аны контрольдә тотачаклар. 

Рөстәм Миңнеханов Халык фронтында катнашучыларга актив карашлары өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге мәсьәләләрнең мөһим икәнен ассызыклады. Күтәрелгән мәсьәләләр буенча хакимият органнары карарлар кабул итәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, һәм ГХФ иҗтимагый контрольне көчәйтергә өндәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International