Рөстәм Миңнеханов: «Филадельфия Флайерз» килү – Россия белән АКШ якынаюга бер адым

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Казанга Америка хоккейчылары килү Россия белән АКШ якынаюга китерергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан җыелма командасы ветераннары белән «Филадельфия Флайерз» НХЛ командасы ветераннарының Казандагы Спорт сараенда узган хоккей матчы алдыннан сәламләү сүзендә хәбәр итте. 

«Без сезне Казанда сәламләвебезгә бик шатбыз. Россия белән АКШның  хәзерге вакытта үзара мөнәсәбәтләре бик үк әйбәт түгел. Сезнең визит илләребез якынаюга бер адым булачак. Мондый очрашулар даими булырга мөмкин, һәм без сезгә һәрвакыт шат», – диде Рөстәм Миңнеханов, кунакларга мөрәҗәгать итеп.

«Филадельфия Флайерз» командасы капитаны, Стэнли Кубогына ике мәртәбә ия булган Джо Ватсон, үз чиратында, яхшы каршы алулары өчен Татарстан ягына рәхмәт белдерде һәм үзенең Россия уенчылары белән очрашуларын искә төшерде.   

Аннары Америка Кушма Штатлары, Россия Федерациясе  һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырды.
 
Шуннан соң Россиянең атказанган тренеры, халыкара класслы спорт мастеры   Геннадий Маслов алканы символик рәвештә ташлады. 

Искәртәбез, Татарстан җыелма командасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Аның белән бергә командада Алексей Чупин, Дмитрий Балмин, Кирилл Голубев, Евгений Захаров һәм башкалар уйный. «Филадельфия Флайерз»ны Скотт Макферсон, Эл Секорд, Боб Капентер һәм башкалар тәкъдир итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International