Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты

2017 елның 17 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. 

Сәфәренең төп максаты - "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашу. 

Искәртик, "Бердәм Россия" партиясенең XVI съездында сайланган Югары советы Бюросы бүген беренче кат яңа составта җыела. Партиянең Югары советы Бюросына Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы рәисләре, РФ алты субъекты башлыгы, өч федераль министр, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, партия җитәкчеләре, дәүләт һәм иҗтимагый эшлеклеләр керде. 

Утырышта партиянең 23 проекты каралды, һәм яңа проектларны өстәмә эшләргә тәкъдим ителде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә "Бердәм Россия" партиясенең программа документларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү кысаларында 2017 елга партия Югары советынына бурычлар билгеләү булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International