Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия Федерациясе рәсми делегациясе составында IDEX-2017 халыкара оборона күргәзмәсен ачуда катнашты. Күргәзмә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу Даби шәһәренә 19-20 февральдә уза.
IDEX (International Defence Exhibition) – 1993 елдан бирле ике елга бер мәртәбә уздырыла торган хәрби кораллар һәм хәрби техника халыкара күргәзмәсе.
Гадәттә IDEXта иң эре һәм иң кызыклы экспозицияләрнең берсен Россия Федерациясе тәкъдим итә. Россия экспозициясен «Рособоронэкспорт» АҖ оештырган. Россия рәсми делегациясе составына, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан гайре, Россия Федерациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Ефимов, «Рособоронэкспорт» АҖ генераль директоры Александр Михеев, «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Андрей Богинский, «Сухой» компаниясе» ГАҖ генераль директоры Игорь Озар, «Уралвагонзавод» фәнни-җитештерү корпорациясе» АҖ генераль директоры Олег Сиенко, «ОАК» ГАҖ президенты Юрий Слюсар, «МиГ» Россия самолетлар төзелеше корпорациясе» АҖ генераль директоры Илья Тарасенко, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм башкалар керә.
Татарстан Республикасы предприятиеләре IDEX күргәзмәсендә 1995 бирле катнашалар. Татарстан Республикасы Президенты IDEX күргәзмәсендә 2013 һәм 2015 елларда булган иде. Күргәзмәдә Зеленодольск суднолар төзелеше заводы суднолары, Казан вертолетлар заводы вертолетлары, «КАМАЗ» автомобильләре, шулай ук һава һәм диңгез суднолары өчен радионавигацион җайланмалар, сугыш кораллары, оптик җайланмалар һәм башка хәрби билгеләнештәге эшләнмәләр куелган.
Күргәзмәне ачу тамашасы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Абу-Даби Әмирлеге Шаһзадәсе, БГӘ Кораллы Көчләре югары башкомандующее Мөхәммәд бен Зәед Әль Нахайян һәм ил хакимиятенең башка вәкилләре һәм халыкара күргәзмә кунаклары белән очрашты.
Ачу тамашасы тәмамланганнан соң Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы делегациясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләр экспозицияләре белән танышты. Рөстәм Миңнеханов MAN, IVECO маркалы һәм башка мәгълүм җитештерүчеләрнең броньланган автомобильләре белән кызыксынды, алар – КАМАЗ базасында Татарстанда җитештерелә торган шундый ук техниканың төп конкурентлары. "Ростех" дәүләт корпорациясе экспозициясендә предприятие генераль директоры Сергей Чемезов белән очрашу узды, яклар күргәзмәдә алынган тәэссоратлары белән уртаклаштылар. Төштән соң Татарстан Республикасы делегациясе
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең милли иминлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Тахнун бен Зәед Әль Нахайян һәм «Tawazun» компаниясе генераль директоры Сәйф Мөхәммәд Әль-Хаҗәри белән эшлекле очрашу уздырды. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең иң эре компанияләренең һәм күргәзмәне төп оештыручыларның берсе "Tawazun" югары технологияләр үсешенә инвестицияләр белән шөгыльләнә. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов республиканың икътисадый һәм сәнәгать потенциалы турында сөйләде, ә республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре үзләре чыгаручы продукцияләрне тәкъдир иттеләр.