Татарстан Республикасы Президентының Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре тәмамланды

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Бүген IDEX-2017 Халыкара оборона күргәзмәсенең икенче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визитын дәвам итте. Төшкә кадәр ул ил хакимияте вәкилләре һәм бизнес даирәләре вәкилләре белән очрашты. Аннары Рөстәм Миңнеханов БГӘ Әмире киңәшчесе шәйх Солтан бән Хәлифа Әль Нахайян белән очрашты. Шуннан Татарстан Республикасы Президенты IDEX-2017 Халыкара оборона күргәзмәсе белән танышуын, игътибарны күбрәк NavDEХ 2017 хәрби-диңгез флоты күргәзмәсенә юнәлтеп, дәвам итте. 

Шәйх Солтан бән Хәлифа Әль Нахайян белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, БГӘ - икътисадый элемтәләрне үстерү өчен кызыклы партнерларның берсе: "Хакимиятнең зирәкле сәясәте бәрабәренә бүген илегез - көчле һәм тотрыклы икътисадлы чәчәк атучы ил. Россия һәм БГӘ хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре безнең илләрнең хезмәттәшлеген үстерүгә бөтен көчләрен куялар. Татарстан үз ягыннан әлеге процессларда төбәкләр дәрәҗәсендә актив катнашырга әзер". 

Татарстан Президенты әңгәмәдә БГӘ эшлекле даирәләренең «KAZANSUMMIT» халыкара Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең икътисадый саммитында катнашуларын ассызыклады. Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм шәйх Солтан бән Хәлифа Әль Нахайянны Татарстан Республикасына чакырды.

 Шуннан Татарстан Республикасы делегациясе NavDEХ 2017 хәрби-диңгез флоты күргәзмәсенә бардылар. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар - ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ генераль директоры Иван Егоров һәм "Зеленодольск суднолар төзү заводы" АҖ генераль директоры Ренат Мистәхов - катнашучы илләрнең хәрби судноларын карадылар. 

Биредә кунакларга "Антон-Импульс" ҖЧҖ (Чаллы ш.) чыгаручы "Викинг" һәркайда йөри ала торган машина - амфибия тәкъдим ителде. Компаниянең генераль директоры Артур Туктаров Татарстан Президентына  ARJ HOLDING әмирлек компаниясе белән берлектә әлеге машиналарны БГӘ ндә җитештерү проекты турында сөйләде. "Антон-Импульс" ҖЧҖ "Мастер" Кама индустриаль паркы территориясендә урнашкан һәм транспорт чараларын җитештерүчеләрнең Халыкара идентификация кодына ия. 

Аннан Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров программасы буенча эшне дәвам итү өчен Бәхрәйн Корольлегенә юнәлде юнәлде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International