Бүген Манама шәһәрендә (Бәһрәйн Корольлеге) РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Оборона көчләре башкомандующие маршал Хәлифә бен Әхмәд Әл Хәлифә белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Әңгәмә барышында яклар Россия белән Бәһрәйн арасында хәрби-техник хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Денис Мантуров билгеләп үткәнчә, кичә Абу-Дабида IDEX-2017 халыкара кораллар күргәзмәсе узды. Россия чарада хәзерге заман хәрби техникасының иң яңа үрнәкләре булган масштаблы экспозиция тәкъдим итте. Аларның кайберләре турында министр маршалга җентекләп сөйләде.
Денис Мантуров фикеренчә, бүген хәрби-техник хезмәттәшлек өлкәсендә Россия-Бәһрәйн хезмәттәшлеге зур потенциалга ия, һәм аны гамәлгә ашырырга кирәк.
Шулай ук министр маршал Хәлифә Әл Хәлифәне Россиягә «МАКС-2017» авиа-космик халыкара салонында һәм «Армия-2017» III халыкара хәрби-техник форумында катнашырга чакырды.