Бәһрәйн Короле Хәмәд Әл Хәлифә: Без Татарстан Республикасы турында Россиянең уңышлы төбәкләренең берсе буларак беләбез

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Бүген Манамада (Бәһрәйн Корольлеге) РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Бәһрәйн Короле Хәмәд Әл Хәлифә белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Очрашуда катнашучылар берничә перспектив юнәлеш буенча үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр, шул исәптән сәүдә күләмен һәм диверсификацияне арттыруга уңайлы шартлар булдыру турында сөйләштеләр. 

Денис Мантуров ассызыклаганча, Россия Якын Көнчыгыштагы әһәмиятле хезмәттәше Бәһрәйн белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә аеруча игътибар итә. 

Уртак проектларны гамәлгә ашыруда үзенчәлекле рольне төбәкара хезмәттәшлек уйный, диде министр. Даими рәвештә Бәһрәйн һәм Россия төбәкләре делегацияләре визитлары оештырыла. Денис Мантуров Татарстан Республикасының Фарсы култыгы дәүләтләре белән хезмәттәшлек итүне киңәйтергә теләгәнен аеруча ассызыклады. 

Бәһрәйн Короле үз чиратында Татарстан турында Россиянең уңышлы төбәкләренең берсе буларак белуен билгеләп үтте. "Без дә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны яхшы беләбез, бик яратабыз һәм ихтирам итәбез", - диде Хәмәд Әл Хәлифә.

Очрашуны йөмгаклап истәлеккә уртак фотография ясалды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International