Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Зәй районында булды.
Ул анда өченче чакырылыш Зәй муниципаль районы советының 16нчы утырышында катнашты. Утырыш башланыр алдыннан кунаклар сәнәгать предприятиеләре һәм эшкәртү тармагы оешмалары күргәзмәләре белән таныштылар.
Төп докладны Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов ясады.
Татарстанда кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чаралары турында, Зәй районында кече һәм урта эшмәкәрлекнең торышы хакында ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.
Илдар Халиков кыскача Татарстан икътисады һәм сәнәгатендә 2016 ел нәтиҗәләре турында сөйләде.
“Зәй районы республика икътисадына лаеклы өлеш кертә, - диде ул. – 2016 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләр үсеше рейтингында Зәй районы 15 урынны алып тора. Сәнәгать җитештерүе индексы районда 2016 елда 100,7% тәшкил иткән. Калган төп күрсәткечләр дә яхшы”.
Районда шәһәр төзүче предприятие – Зәй ГРЭСы кебек зур предприятиеләр урнашкан.
“Зәй шикәре” заводы шулай ук көчле профильле мәйданчык, дип билгеләде Илдар Халиков, тәүлегенә 8 мең тонна шикәр чөгендерен эшкәртә. Бу предприятие чыгарган продукциянең күләме 2016 елда 4,6 млрд сумлык тәшкил иткән.
Утырыш азагында районның алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.