Чанша шәһәрендә «Татарстан - Хунань» эшлекле форумы уздырылды

2017 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясенә эш сәфәре кысаларында Чанша шәһәрендә «Татарстан-Хунань» эшлекле форумы уздырылды. Форум эшендә Хунань провинциясе Губернаторы Сюй Дачже, КХР җирле хакимияте һәм бизнесы вәкилләре катнашты. "Форумны ачып, без үзара дустанә һәм яхшы мөнәсәбәтләребезнең киләчәк сәхифәләрен ачабыз", - диде Сюй Дачже: "2013 елда без "Янцзы - Идел" кысаларында хезмәттәшлегебезне башлап җибәргән идек. Ышанам, безнең хезмәттәшлек зур уңышларга ирешер". 
Форумны ачып, Рөстәм Миңнеханов та Татарстан Республикасына күрсәткән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде: " Кытай бизнесы вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә Татарстан. Без сезнең илдә еш булабыз һәм сездән өйрәнерлек нәрсәләрнең күплегенә инана барабыз. Безгә Кытайның махсус икътисадый һәм сәнәгать зоналары булдыру тәҗрибәсе бик кызыклы. Үз чиратыбызда без дә уртак проектларны гамәлгә ашыруда сезгә ярдәм күрсәтергә әзер", - дип белдерде ул. 
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина үз чыгышында республиканың икътисадый һәм сәнәгать потенциалын тәкъдир итте. 
Чыгышында Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстанның тарихи-мәдәни объектлары һәм ике як арасында туристлар алмашу перспективалары турында сөйләде. 
Форум азагында "Агросервис" ФҖБ һәм Кытай SUNWARD корпорациясе арасында "Сяосян – Идел паркы" уртак инвестицион проектын гамәлгә ашыру өлкәсендәге хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International