Татарстанда капиталь ремонт эшләре 327 күп фатирлы йортта башланган

2017 елның 25 феврале, шимбә

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 36 муниципаль берәмлектәге 998 объекттан эшләр 327 сендә башланган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 22 февральгә мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау 141 объектта башланган, шулардан 25 - гомуми белем бирү учреждениесе, 7 - коррекцион мәктәп, һәм 109 - балалар бакчасы. Башкарылган эшләр күләме 22 % тәшкил итә, динамика - 4,7 %. 

Ремонт эшләре шулай ук 10 һөнәри мәгариф учреждениесендә, 4 балаларны савыктыру лагерендә, 41 мәдәният объектында, 28 яшүсмерләр клубында, 36 муниципаль берәмлекләр советлары биналарында, 24 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә һәм  24 муниципаль архивта алып барыла.  

2017 елда Газлаштыру фонды программасы буенча торак пунктларда 278,28 су белән тәэмин итү челтәрләрен салу, 29 суэтем башнясын һәм 36 артезиан скважинасын төзү планлаштырыла. Авылларда яктыртуны тергезү өлкәсендә республикада 12 мең 295 яктырткыч, 304 хисап щиты куела, 417 км электр линияләре уздырылачак. Хәзерге вакытта эшләр планнары һәм графикларын яраштыру эшләре бара. 

ТР Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 331 сыер абзарын, 26 яшелчә саклау урынын капиталь ремонтлау һәм 127 силос-сенаж чокырларын төзү каралган. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, объектларның кулланылышта булуы, алар тик торырга тиеш түгел. "Без әлеге программаларны күп еллар дәвамында алып барабыз, зур күләмдә акча сарыф ителә. Шуңа күрә сыер абзарлары да, ФАПлар да, авыл клублары да эшләргә тиеш. Махсус мониторинг системасын булдыру кирәк: һәр профильле министрлык әлеге объектларны кулланылышын тикшереп торсын. Бу парк һәм скверларга да карый. Аларны тиешенчә тикшерергә һәм карарга кирәк", - диде ТР Президенты. 

Уруссу штп. (Ютазы районы) индивидуаль җылыту системаларына күчү эше дәвам ителә. Бүгенге көнгә  3441 фатирдан 1216 гариза алынды, бу 35 % тәшкил итә. Көн саен халык белән район җитәкчелеге катнашында җыелышлар үткәрелә. 

"Исезезгә төшерәм, бу эшне сез сентябрь аена тәмамларга тиеш. Вакыт аз калды", - диде Рөстәм Миңнеханов Ютазы районы башлыгына видеоэлемтә аша. 

ТР Президенты тагын бер кат искәртте, газ котелларына күчү коммуналь түләүләрне киметәчәк. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин белдергәнчә, соңгы хисап квитанцияләрен аналилау җылылык өчен түләүләр 2,2 кат кимүен күрсәтте. 

"Станция банкрот, ә аның инфраструктурасы начар хәлдә. Шуңа күрә бу мәсьәләне индивидуаль җылытуга күчеп кенә хәл итеп була", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International