Рөстәм Миңнеханов өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасы сессиясенең XIII утырышында катнашты

2017 елның 25 феврале, шимбә

Бүген өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасы сессиясенең XIII утырышы узды. Чара Казан Ратушасында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин рәислегендә үтте. 

Йомгаклау сессиясе эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Сессиядә эшендә 48 депутат катнашты, карарлар кабул итү өчен кворум бар иде. 

Көн тәртибендә 13 мәсьәлә билгеләнгән иде, шул исәптән Казан мэрының 2016 елдагы эшчәнлеге турында отчет, Казан шәһәр Думасы эшчәнлеге турында отчет, Казан башкарма комитеты җитәкчесе отчеты һәм Башкарма комитет эшчәнлеге турында отчет. 

Төп доклад белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сессиядә мэриянең 2016 елдагы эшчәнлегенә уңай бәяләмә бирде. 

"Без республиканың районнар һәм шәһәрләр Советларының сессияләрен тәмамлыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Катлаулы елга нәтиҗәләр чыгарабыз, ләкин ул республика өчен уңышлы булды дип әйтеп була. Казан мэры Илсур Метшин доклады бик тулы һәм төгәл иде, һәм чыннан да башкалабызда күп эш эшләнә. Гомумән без башкара торган эш, республиканың икътисадый потенциалы зур булганга, мөмкин". 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген бакчачылык берләшмәләренә ярдәм программасы турында күп сөйләнде. "Казанның күп кешесендә, республиканың башка шәһәр халкының да бакчачылар кишәрлекләре бар. Шуңа күрә без бу программаны башлап җибәрдек. Гомумән алсак, федераль дәрәҗәдә күп проектлар бүгенге көндә вакытлыча туктатылган. Без бөтен проектларны да саклап кала алдык, шул исәптән Казанда да. Кайбер проектларны без ел ахырында планга керттек. Әйтик, шәһәр зоопаркын без тәмамлап киләбез, цирк, музейлар... башкалабыз өчен мөһим булаган кайбер шундый объектлар. Аңлашыла, бөтен мәсьәләләрне дә бер вакытта хәл итеп булмый. Менә капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла, ишек алды территорияләрен төзекләндерү эше дә яхшы бара. Бу мәсьәлә буенча мин хезмәттәшләргә йөкләмә бирдем - асфальт салабыз һәм шуның өстенә тагын типлаштырган проктларны булдырырга кирәк, ишек алды территорияләрен төзекләндерүдән ары анда кешеләр җыелып, ял итә алсын, бу шәһәр халкы өчен ял мәйданчыклары була. Һәм бу эш дәвам ителәчәк". 

Татарстан Президенты сүзләренчә, Казан өчен шәһәр юллары темасы кискен булып кала. 

"Транспорт саны зур, шәһәр зур. 2013 елгы Универсиадага без аэропортка трассаны ясадык, ләкин өч елда шиплы резиналар аны туздырды, юлны төзекләндерер өчен тагын акча сарыф ителде. Быел федераль программа эшлиячәк, без федераль чараларга үз суммабызны өстибез. Моннан тыш, иҗтимагый мәйданнар булдыру программасы эшли. Тагын бер җитди программа кабул ител - Казанда поликлиникалар халәте җитди. Эре медицина үзәкләрен төзекләндердек, әмма поликлиникалар темасы калды, 2017 елдан әлеге программаны эшләтеп җибәрербез, дип уйлыйм". 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "безнең иминлегебез үзебездән тора". 

"Бүген Татарстан Республикасы - донор төбәк, без Идер буле федераль округында социаль-икътисадый һәм салым күрсәткечләре буенча беренче урында. Шуңа бурычыбыз - икътисадка максималь рәвештә ярдәм итү - эре бизнеска да, кечесенә дә, урта бизнеска да. Һәм бу мәсьәләдә Казанда яхшы тәкъдимнәр бар, алар кече бизнеска ярдәм итү өчен уңай үрнәк була алалар", - дип искәртте Татарстан Президенты. 

Шулай ук, диде ул, Казан бүген алгарышлы социаль-икътисадый территорияләр, махсус икътисадый зоналар барлыкка килүен истә тотырга тиеш, моңа бәйле рәвештә Татарстан башкаласына да конкурентлыкка сәләтле булып калуы мөһим. 

Татарстан Президенты хәйриячелек өлкәсендә "Игелекле Казан" проектын уңай бәяләде. "Минемчә, мондый тәкъдимнәр турында сөйләргә кирәк, бер шәһәр территориясендә генә калырга тиеш түгел. Әлеге тәҗирибәне башка шәһәрләргә дә таратырга кирәк", - диде ул. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International