Татарстан һәм Тамбов өлкәсе арасында 2020 елга кадәр чаралар планы имзаланды

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Бүген Сочида Россия Инвестицион Форумы кысаларында Татарстан Республикасы белщн Тамбов өлкәсе арасында 2020 елга кадәр Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар Планы имзаланды. Әлеге план министрлыклар һәм ведомстволар арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, хезмәт беән мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, мәдәният, мәгариф һәм туризм өлкәсендә багланшыларны күзаллый.

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тамбов өлкәсе администрациясе Башлыгы Александр Никитин куйдылар.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов уртак эшне активлаштыру кирәклеген ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, төбәкләр икътисады хезмәттәшлекне киңәйтергә мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы Тамбов өлкәсенә автомобиль, шина, минераль ашламалар һәм башка товарлар сата. Тамбов өлкәсеннәнТатарстанга азык-төлек продуктлары (шикәр, ит, май, сыр) килә. Рөстәм Миңнеханов ассортиментны киңәйтү тәкъдиме белән чыкты, аерым алганда Татарстанга җиләк-җимеш һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен кертүне тәкъдим итте.

Тамбов өлкәсе администрациясе башлыгы Александр Никитин, үз чиратында, Татарстанда сөт продукциясен җитештерү күләме белән кызыксынды. Шулай ук очрашуда Татарстан Республкасының мәгълүмат технологияләрен гамәлгә кертү тәҗрибәсе турында да сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International