Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль районнары башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырды.
Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды (Казан).
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген мәктәп автобуслары – бик кирәкле транспорт. Аның фикеренчә, теләсә кайсы авыл баласы шәһәрләрдәге кебек үк белем алсын өчен белем алу шартларын тигезләргә кирәк.
«Әлбәттә, без һәр җирдә зур база мәктәпләре булдыра алмыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм мәктәп автобуслары балаларны эре мәктәпләргә илтү мәсьәләсен хәл итә дә инде».
Татарстан Президенты Россия Федерациясе җитәкчелегенә мәктәп белеме өчен махсус программаларны гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, бу 51машина федераль программа буенча алынды. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, былтыр авыл укучылары өчен республикага 100дән артык мәктәп автобусы килгән иде.
«Без бу автобусларның маршрутларын да игътибар белән күзәтәбез. Һәм мин районнарыбыз җитәкчеләренә, мәгариф бүлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итәм – мәктәп автобусларын дөрес эксплуатацияләүне тәэмин итегез», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул аерым ассызыклаганча, иң мөһиме – балалар иминлеге.
Ышанам, мәктәп автобуслары белән тәэмин итү – мәгариф дәрәҗәсен күтәрүдә тагын бер адым – бала кайда гына укымасын, ул белем югары дәрәҗәдә булырга тиеш, дип белдерде Татарстан Президенты.
Җавап сүзе белән Биектау мунициципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге тырышлыгы белән мәктәпләрнең автобус паркы ел саен яңара.
Тантана барышында Татарстан Республикасы Президенты мәктәп автобуслары ачкычларын Әгерҗе, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч һәм башка районнарның муниципаль мәгариф башлыкларына тапшырды.
Мәктәп автобуслары республиканың 26 муниципаль районына юнәләчәк.