Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны юбилее белән тәбрикләде

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләде:

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм.

Үткән еллар эчендә Сез инженердан алып Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кадәр шактый авыр юл үттегез. Шунысы куанычлы, Сезнең җитәкчелектә илебезнең төрле милләт һәм төрле диндге халыклары дус һәм тату яшәүче бу мөһим төбәге социаль-икътисадый, шулай ук мәдәни яктан да уңышлы үсә. 

Сезнең Татарстан митрополиясенә, аның җәмгыять өчен мөһим проектларына инициативаларына игътибарыгыз өчен, шулай ук Казан руханилар семинариясенә, Рус Православие Чиркәве храмнарына һәм монастырьларына күрсәткән ярдәмегез өчен аерым рәхмәтемне белдерәсем килә.

Сезнең казанышларыгызны игътибарга алып һәм 60 яшьлек юбилеегыз уңаеннан, Сезгә «Слава и Честь» (II дәрәҗә) орденын бүләк итү бик күркәм булыр, дип уйлыйм.

Сезгә рухи көч һәм Татарстанның барлык халкы хакына башкарылган эшләрегездә уңышлар телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International